Татарстан — супер гуд! Республикада мультикультурализм сәясәте

Татарстан — супер гуд! Республикада мультикультурализм сәясәте

Татарстан Республикасын еш кына, төрле этнослар үзара дус һәм тату яшәгән төбәк буларак, «мультикультурализм» мисалы итеп сурәтлиләр. Бу хакта түрәләр һәм хакимият медиалары гына түгел, академик җәмәгатьчелек вәкилләре, туристлар, шулай ук, республика халкы үзе дә әйтә. Шул ук вакытта, этник «күптөрлелек», гадәттә, ике «төп» халык — татар һәм рус — белән генә чикләнә. Бу, аеруча, республиканың башкаласы Казанга хас


Кайчандыр үзләре дә Казанда яшәгән сораштыру-тикшеренү үткәрүче Александра Биктимирова һәм Анастасия Каркоцкая, Татарстанның мультикультурализм сәясәте чыннан да файдалымы һәм аның нәрсә өчен кирәк булуын белергә дип, культура институцияләре һәм хезмәт мигрантлары берләшмәсе вәкилләре арасында сораштыру уздырдылар.


«Казан, Мәскәү, дуслыкны өзә!»

Иң популяр татар легендаларының берсе — Казан ханлыгы патшабикәсе Сөембикәнең Явыз Иванныкы баш тартуы һәм, соңрак, шәһәр алынганнан соң, аның манарадан сикерүе турындагы риваять. Сергей Эйзенштейнның «Иван Грозный» фильмында әлеге сюжет, әлббәтә, юк. Ә менә этник татарларны гаҗәеп дәрәҗәдә театраль экзотизацияләү — бар. Бу бүлек исеме итеп сайланган җөмлә — янәсе, Казан илчесенең репликасы; Явыз Иван шуңа җавап йөзеннән Казанга хәрби походка чыга, имеш.

Үзенең хәзерге Россиянең Мәскәүдән читтәге тормышы турында сөйли торган документаль сериалында татар галиме Азат Ахунов, Казан ханлыгы яулап алынганнан башлап, «күрше урыслар»ның күп мәртәбә татарларның дине, мәдәнияте һәм теленә һөҗүм итүен раслый. Ханлыкны «буйсындыру»дан соң, халыкны торган урыннарыннан куу һәм көчләп чукындыру башлана. «Әгәр дә дингә, мәдәнияткә һәм телләренә кагылмасаң, татарлар урыс халкы өчен һәрвакыт иң яхшы күршеләр, дуслар һәм хезмәттәшләр була ала. Ә инде бу өлкәләргә тыкшынсаң, ул чагында конфликт чыгасын көт тә тор».

Ахунов, шулай ук, XX гасыр башына кадәр «татар» этнонимының, мыскыллау булып кабул ителгәнлектән, кулланылмавы турында сөйли. Хәзерге Татарстан җирендә элек заманнарда яшәгән кешеләр үзләрен «Казан мөселманнары» яки «Казан төркиләре» дип йөрткәннәр. Шуңа да карамастан, аларның бәйсез дәүләт оештыру омтылышлары 1918 елда РСФСР составындагы Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга китерә.

Татарстанга бәйсезлекнең кирәк булу-булмавы турында җәмәгатьчелек бәхәсе хәбәрдарлык чорында кабат уяна. Ахунов искәрткәнчә, төп мәсьәлә икътисадка кагыла — юклык шартларында республикага кергән барлык акча табигый байлыкларга (мәсәлән, нефть) ия Татарстанның үзендә калдырылмыйча, Мәскәүгә озатыла. 2022 елның июлендә барлыкка килгән «Свободный Татарстан» сайтын оештыручылар шушы аргументны нигез итеп алып, республикада референдум уздырырга тәкъдим итә.

1990-1991 еллар дәвамында, Татарстанның Бәйсез Дәүләтләр Берлегенә РСФСР һәм башка союз республикалары белән тигез шартларда керүен күз уңында тоткан яңа союздаш шартнамә төзү турында сөйләшүләр алып барыла. «Әгәр дә 19 августта ГКЧП булмаса, әгәр дә без союздаш республика булып өлгерсәк, СССР таркалганда без аннан чыгарга өлгергән һәм бәйсезлек алган булыр идек. Ләкин өлгермәдек», — дип искә ала Дәүләт суверенлыгы турындагы Декларация авторларының берсе, тарихчы Индус Таһиров.

Тикшеренүче Елена Гапова язуынча, «үзгәртеп кору чорында милләтчелек дискурсы бер төркем зыялылар (билгеле бер мәгънәдә, алар барлыкка килүче яңа сыйныф мәнфәгатьләрен яклаганнар), кайбер очракта — коммунистик номенклатура тарафыннан алып барыла; нәтиҗәдә, тегеләре дә, болары да яңа милли дәүләтләр җитәкчелегенә килде». [Михаил] Горбачев «марксистик сүз боткасыннан арынганнан соң, һәркемгә дә таныш һәм бердәнбер аралашу чарасы буларак, милләтчелек теле кала».

Аргументлар китерүен дәвам итеп, Гапова «культура — милли үзенчәлеккә ия дип билгеләнгән, шуңа бәйле рәвештә сәясилек төсмере бирелгән иң беренче киңлек. <...>. Ә милли идеяне яклаучылар, гадәттә, аны ирек дип билгеләгәннәр: үз тарихыңны белү иреге (ягъни аның советныкына туры килмәгән башка версиясе), милли әдәбият уку (ягъни цензураны башка нигезләрдә кору), үз туган телеңдә сөйләшү иреге һәм башкалар» дип әйтә.

1991 елдан башлап, Татарстанда ислам һәм христиан дини институтлары торгызыла, дини оешмалар үсә башлый. Нәкъ шул вакытта, беренче мәртәбә халыкара татар диаспорасы вәкилләрен берләштергән конгресс җыела. Үзгәртеп кору чорында милләтара тигезсезлек, ызгышлар, бер культураның икенчесеннән өстенлеге турында, чагыштырмача ачыктан-ачык, фикер алышу мөмкинлеге туа. Россия империясенең Урта Идел буе автохтон халыкларына карата, СССРның сәясәтенә һәм икътисади регионализмына багышланган фәнни конференцияләр уза башлый. Шулар белән беррәттән, урамнарда Татарстанның сәяси автономиясен һәм аның территориясендә яшәүче халыкларның үз мәдәни бәйсезлеген таләп иткән демонстрацияләр дә уза.

На фото изображены несколько десятков человек с плакатами на митинге

Югарыда телгә алынганнар белән беррәттән, шәһәрдә «Казан феномены» күренеше — СССРның соңгы чорында яшьләрнең һәм үсмерләрнең Казанда барлыкка килгән һәм аннан соң бу төбәкнең башка шәһәрләрендә дә таралган җинаятьчел төркемнәр котырына. Публицист Роберт Гәрәев (элек үзе дә шул төркемнәрнең берсенә кергән) бу «феномен»ның барлыкка килүенә китергән төп сәбәпләр арасында 1960-70 еллар буынының маргинальләшүен, совет гаилә институты җимерелгәнлектән, меңләгән яшүсмерләрнең үз ата-аналарыннан «аерылган»нын, шулай ук, шәһәр территориясенең билгеле бер чикләүләр кертелгән район-геттоларга бүленүен атап, ул җирле төркемнәрнең берсенең генә дә милли билгеләр буенча оештырылмавын раслый.Әкренләп, республиканың эчке һәм тышкы пропагандасы ярдәмендә, җинаятьчел башкала дигән тотрыклы образ мультикультуралы кала образына алмашына. Владимир Путин 90нчы еллар хакында искә алганда, аларны «лихие» дип атаган шикелле, Татарстанның гасыр башындагы дәүләт риторикасы шәһәрне җинаятьчеләрдән дә, үткән уньеллыкларның криминаль һәм сәяси мирасыннан чистартуга юнәлдерелгән. Республиканың яңа образын булдыру (һәм туристларны җәлеп итү) өчен үз-экзотизацияләү кулланыла. Бу эштә мөһим тармакларның берсе буларак Казанның 2005 елда уздырылган меңьеллыгын һәм ул купшы бәйрәмне үткәрүгә әзерлек буенча дәүләт комиссиясен Путинның үзе җитәкләвен әйтергә була. Әлеге истәлекле вакыйгага туры китереп, Казанда метрополитен, Кремльдә Кол Шәриф мәчете ачыла, шулай ук, Ярминкә мәйданы бушатылып, аның исеме Меңьеллык мәйданына үзгәртелә.

tatarstan_ill_2.png

1994 елның 15 февралендә Татарстан Республикасы президенты Минтимер Шәймиев һәм Россия Федерациясе президенты Борис Ельцин «Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү турында»гы шартнамә кул куя. Аның нигезендә республика бюджетын формалаштыру, җир һәм ресурслар (мәсәлән, нефть) белән эш итү, дәүләт органнары системасын булдыру, аерым валюта булдыру, халыкара мөнәсәбәтләрдә катнашу һәм хәтта аерым гражданлык бирә алу мөмкинлекләрен колачлаган үзгә хокукка ия була. Шартнамәнең мөһим пункты — татар теленә дәүләт теле статусы бирү. Шулай ук, шартнамә нигезендә президент дип аталган республика җитәкчесе дә ике телне — татар һәм рус телләрен белергә бурычлы була. Хакимияткә Владимир Путин килгәннән соң, Татарстан Республикасының аерым статусына карата булган сәясәт әкренләп үзгәрә башлады һәм бу үзгәреш республика автономиясе өчен яхшы якка булмады. 2000 елның августында Путин федераль һәм җирле законнарның бер-берсенә туры килмәвен акрынлап хәрәкәткә китерелә торган һәм «алынып, юк ителергә» тиешле мина белән чагыштыра. Шул ук метафорасын ул, союздаш республикаларның СССР составыннан чыгуга хокукы Совет Конституциясендә теркәлгәннен күрсәтеп, 2020 елда кабат куллана. Путин фикеренчә, нәкъ менә шул хокук аның таркалуына, ягъни «XX гасырның зур геосәяси катастрофасы»на китерә.

tatarstan_ill_3.png

Россия Федерациясе оешуының беренче елларында, яңа федераль үзәк белән төбәкләр арасында үзара бәйләнеш урнашып кына килгән бер вакытта, республиканың аерым статусын саклауда төп көч булып, активистларының күпчелеге тулы бәйсезлекне [Казаның Мәскәүдән] таләп иткән көчле милли хәрәкәт тора. Бу хәрәкәт сепаратистик лозунгларга гына түгел, ә җәмәгатьчелек фикеренә дә таяна — читтәге бәйсез чыганаклар да шуны раслый. Мисал өчен, 1991 елларда Казан архивларында эшләүче Америка тарихчысы Роберт Джераси «чиркәүләрнең, мәчетләрнең һәм дини оешмаларның кабат ачылуы, революциягә кадәрге этнографик һәм дини китапларның кабат бастырылуы, күптиражлы тарихи журналларның чыгуы, бөтен дөньядагы татар диаспорасы вәкилләрен берләштергән конгрессның оешуы, Россия империясенең һәм Урта Идел буе халыклары тарихы турында бәхәсле фикер алышулар һәм аңа яңача якын килүләргә багышланган фәнни конференцияләр уздырыла башлавы, татар традицияләренең яңарышы булган мәдәни чаралар үткәрелүе, төбәкнең сәяси мөстәкыйльлеге һәм милли азчылыкның мәдәни автономияләренә ирек бирүне таләп иткән урам демонстрацияләре һәм хәтта референдумның ничек уздырылуы» турында җентекләп яза.

Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәймиев эчке сәяси хәлне үз максатларында куллана белде. Аның аппараты, Шәймиев җитәкчелегеннән башка Татарстанда этник ызгышлар көчәячәк дигән фикерне куәтләп тора, һәм бу республика президенты рейтингына уңай йогынты ясый. Шулай итеп, ришвәтчелеккә бәйле гаугалар чыга башласа да, Шәймиевнең «мәрхәмәтле яклаучы» дигән имиджы ныгыды. Бу — Татарстан халкының күпләренә билгеле булган «бабай» кушаматында да чагыла.

«Постсовет Россиясендә милли корылыш»не өйрәнүче Карин Клеман фикеренчә, бу хәл Татарстанга ун елдан артык федераль үзәккә басым ясау һәм бик күп нәрсәләрдә мөстәкыйль сәясәт алып бару мөмкинлеге бирә. Шул елларда «федераль» сценарий һәм сепаратистик халәт арасында баланс булдыру, сәяси тотрыклылыкның нигезе буларак, республика президенты аппараты тарафыннан сайлаган бердән-бер уңышлы стратегия була. Бу хакта Джераси да яза: «Татарстан <...> чикләнгән һәм аерым төшенчәләрдә үз-үзен этник яктан билгеләү вәсвәсәсенә каршы тора — моның урынына җитәкчелек фундаменталь легитимлыкка, максималь күптөрлелеккә һәм бу күптөрлелекнең котылгысызлыгына басым ясый». Бу сәясәтнең якынча нәтиҗәләре Клеманның Казанда үткәргән социологик тикшеренүләрендә дә чагылыш таба: респондентларның күпчелеге «мультикультурализм» яки «күп милләтлелек»не хуплый, ләкин, шул ук вакытта, «җирле урыс милләтчеләренең башка этник (татар булмаган) төркемнәргә һәм мигрантларга карата ксенофобларча мөнәсәбәттә» булуын күрсәтә.

Вакыт үтү белән, Татарстанның «мультимәдәни» идеологик моделе — төрле дин һәм этник төркемнәрнең үзара килешеп, тату яшәве — көндәлек тормышта бик ныгый. Казанда, чыннан да, «славяннарга гына» (яки киресенчә, «төркиләргә генә») дип, арендага торак бирү турындагы белдерүләрне очрату бик авыр. Бу модельнең төп максаты — Мәскәү — Казан мөнәсәбәтләрен көйләү, татарлар белән урысларның «үзара тыныч, тату яшәвен» халыкка күрсәтү. Моны, мәсәлән, республика җитәклегенең Явыз Иван гаскәрләре Казанны басып алганда һәлак булганнар истәлегенә багышланган Хәтер көненә карата мөнәсәбәте ачык күрсәтә. Соңгы елларда җирле прокуратура Хәтер көненә багышланган җәмәгать акцияләрен уздырырга рөхсәт итми. Анда катнашучыларга штраф салалар яки аларны кулга алалар. Мәскәү-Казан мөнәсәбәтләренең идеологик төзелешен соңгы еллар тенденциясе дип кенә атап булмый — бу инде СССР таркалган вакыттан бирле алып барыла. Мисал буларак, 1990 елның августында Казанга килгән Борис Ельцинга халыкның мөрәҗәгать итүен китерергә була. Ул вакытта җирле халык суверенитет һәм «милли мәсьәлә» — чынлыкта руслар белән татарлар арасындагы мөнәсәбәтләр — буенча борчылу белдергән иде. Шунысы кызык, нәкъ менә шул вакытта Казанда ясаган чыгышында Ельцин, халыкка мөрәҗәгать итеп, соңыннан үзен республикага таныткан бер җөмлә әйтә:«Суверенитетны күпме йота алсагыз, шулкадәр алыгыз».


Бүгенге Казанда — хезмәт миграциясе

Бер яктан, республика җитәкчелеге үзенең мультикультурализм сәясәте белән горурланса; икенче яктан, ул аны Мәскәү белән ике арада мөнәсәбәтләрне көйләү өчен «саклагыч мендәр» буларак куллана — монда каршылык күренеп тора. Рәсми дискурсның икейөзлелеге миграция сәясәте мисалында ачык күренә.

2022 елның феврале башында Казан шәһәре думасы депутаты Альфред Вәлиев Татарстан премьер-министры Алексей Песошин һәм Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга хат яза. Вәлиев хатында мигрантларга бәйле проблемаларга кагылышлы шикаятьләрнең күпсанлы булуын әйтә һәм миграцион сәясәтне катгыйландырырга тәкъдим итә. Мөрәҗәгать текстында язылганча, партия вәкилләре эшче мигрантлар арасында җинаятьчелекнең артуын раслый. Соңгылары, янәсе, Россия мәдәниятен, әдәбен, гореф-гадәтләрен һәм әхлагын күрә алмыйлар. Партиядәгеләр сүзе буенча, «Кавказ арты һәм Урта Азия гражданнарының Россия законнарын да, дәүләт телен дә белмәүчеләре үз традицияләре һәм гореф-гадәтләре буенча яшиләр».

Мондый инициативалар, хәтта кайвакыт өстә әйтелгән каршылыклар ассызыкланган хәлдә, ачыктан-ачык та, яшерен рәвештә дә «өстән» хупланыла. Мәсәлән, Татарстанның хәзерге президенты Рөстәм Миңнеханов халык каршында расист рухындагы белдерүләр дә ясый. Шул ук вакытта ул, Казанда торак бәяләре арту сәбәпләрен сораганда, моны мигрантларның кискен кимүенә сылтый. «Кунакчыл республикада» мигрантлар интеграциясенә кагылышлы сорауларга Миңнеханов «ашлыкны кибәктән аерырга» киңәш итә. Моны әйткәндә ул республикага «үзләрен килмешәкләр дип хис итми торган» һәм «һәрьяклы ярдәм» алырга лаеклы, «укымышлы, белемле, нормаль кешеләр» кирәклеген күздә тота. Мәсьәлә шунда ки: кемнәр соң алар «нормаль кешеләр» һәм башка мигрантлардан нәрсә белән аерылалар?

Монда Миңнеханов, читләтеп кенә булса да, миграцияне көйли торган федераль актларга ишарәли, чөнки аның фикеренчә, легаль булмаган мигрантлар килүе, «кыек миграция» — бөтен ил өчен куркыныч тудыра: «алар кунакка килгәннәр һәм монда каядыр шабашкада йөриләр». Шулай итеп, Миңнеханов 1994 елгы шартнамәнең, аерым алганда, хезмәт миграциясенә кагылышлы мәсьәләләрдә үз сәясәтен алып баруны күздә тоткан пунктларын, чынлыкта, санга сукмый.

Миңнехановның мигрантларга кагылышлы чыгышы урын алган видеога комментарийлар еш күренә, һәм комментаторларның күбесе республика башлыгы фикере белән килешә. Үзен таҗик дип әйтүче бер комментатор аны Татарстаннан куып чыгаруларына гаҗәпләнү белдерә. Чөнки Таҗикстанда аның күршесендә татарлар яшәгән һәм ул аларга карата гел уңай фикердә булган, аеруча Татарстанга күчеп килгәч, ди. Һәм, киресенчә, Мәскәү һәм урыслар аңарда бөтенләй башка тәэсир калдырган: «Мин эштә арымый идем, мин кибеткә барып җиткәнче үк руслардан рухи яктан арый идем — үземә карата әллә нинди начар сүзләр ишетергә туры килде. Әфганстанда хезмәт иттем. Әфганнар, урыслар белән чагыштырганда, мәрхәмәтлерәк иде — алар сиңа аталар, синең үлүең дә мөмкин, ләкин начар сүз ишетмәссең, шунлыкта күңелгә дә тыныч иде». Шулай ук, ул СССРның таркалуына шатлануын да әйтә, чынлыкта, Мәскәү тирәсендә нинди кешеләр яшәүчеләрен үз күзләре белән күргән. 

Дәүләт институцияләреннән тиешле чаралар таләп итә торган рәсми дискурсны гына чагылдырмас өчен, без мигрантларның үзләренә мөрәҗәгать иттек. Аларның берсе — Зөһрә — Таҗикстандагы революциядән качып, Мәскәүдә һәм Казанда яшәп алырга өлгерә, хәзер исә кызлары белән Яшел Үзәндә тора. 

«Мәскәүдә сине беркем дә көтеп тормый, анда мигрантлар болай да күп. Ә Казанда бөтенләй башка мөнәсәбәт. Аерма зур. Казанда син үзеңне чит-ят итеп тоймыйсың. Мәскәүдә кемнеңдер мөнәсәбәте әйбәт булырга мөмкин, исәнләшеп йөриләр ди, ә кемдер, әйтик, андагы фатир күршеләребез биргән сәламеңне дә алмый. Кешегә мөнәсәбәт, бигрәк тә килүчеләргә, анда бөтенләй башка. Мин — мөселман хатыны, Казанда мин үземне иркен тота алам. Мәскәүдә хиҗабтан метрога керәсең икән, йә яныңнан торып китәләр, я инде сүгенергә дә күп сорамыйлар. Казанда дусларым, танышларым күбәйде. Аралашабыз, очрашабыз, кунакка йөрешәбез. Мәскәүдә кеше бер-берсенә кунакка йөрми: беренчедән, вакытлары юк, аннары анда яшәмисең дә шикелле, чабасың да чабасың гына. Анда — ажиотаж, тавыш, беркемнең беркемдә эше юк. Мин монда иркенләп яши дә, эшли дә алам.

Аннары, мин үзем дә ак бит, татарларга охшаган. Мәскәүдә дә еш кына татар хатыннары яныма килеп, «Син татармы?» — дип сорыйлар иде. Монда да татар дип кабул итәләр, татарча эндәшәләр дә. Мин русча җавап бирәм, нәрсәне дә булса дөрес әйтмәм дип куркам». 

Зөһрә үзенең кызы турында сөйли: 

«Ул элегрәк русча сөйләшә белми иде — русча мультиклар карый, аңлый, ләкин иркенләп сөйләшә алмый. Мәктәпкә барганчы китаплар да укыдык, күбрәк шөгыльләндек тә, беренче класска кергәндә ул укый да, хәрефләрне яза да белә иде, аз-маз сөйләшергә дә өйрәнде. Хәзер инде ярыйсы гына сөйләшә, шулай да кайвакыт килешләрне бутый. Менә ул хәзер беренче класста укый, беркөнне миңа: «Минем белән беркем дә уйнамый», — ди. Ни өчен уйнамаганнарын да чамалыйм — ул сүзләрне ялгыштыра, әйтәсе сүзен аңлатып бирә алмый, шуңа аның белән уйнау башкаларга рәхәт түгелдер. Уйнавын уйныйлар да, якын дуслары юк. Ярар, әле беренче класс кына бит, бер-берегезне белеп тә бетермисез, менә, киләсе елга якын дусларың да барлыкка килер дип тынычландырам.

Юк, балаларга монда да җиңел түгел. Ул безнең төпләнергә җыенганны аңлый: «Юк, минем туган илем — Таҗикстан, минем анда кайтасым килә, монда минем дусларым да юк», — ди. 

Югарыда китерелгән мисалларның барысы да социолог Евгений Варшаверның ил сәясәте турындагы тезисын дәлилли. Ул, РФ дәүләт сәясәтен «Безгә үз ватандашларыбыз һәм Россия җәмгыятенә тиз интеграцияләнә ала торган кешеләр кирәк», дип формалаштырырга мөмкин булыр иде дип раслый. Әле тагын шунысын да исәпкә алырга кирәк: мигрантлар җәмәгатьчелеге үзе үк сыйныфларга бүленә. Башкаладагы һәм эре шәһәрләрдәге мигрант элиталары гади мигрантлар белән аралашмый да, исәпләшми дә. Ә кечкенә шәһәрләрдә яки районнарда диаспоралар бер-берсе белән тыгыз элемтәдә тора, кечкенә торак пунктларда бер-береңне белеп аралашу бермә-бер җиңелрәк. Зөһрә дә, Яшел Үзәнгә күченгәч, Кыргызстаннан килгән кызлар белән танышкан. Алар инде РФ гражданлыгын алганнар. Аралашып, әйтик, эш табуда, бер-берсенә ярдәмләшеп яшиләр.Бу тәҗрибә — бер-береңә ярдәмләшеп яшәүнең аерым очрагы гына. Бүген без Зөһрәгә һәм аның кызына һәрьяклап ярдәм итәрдәй бер генә дә бәйсез инициатива белән оешкан берләшмәләрне таба алмадык. Сүзебез, әлбәттә, мигрантларга чит илгә ияләшергә, яшәп китәргә ярдәм итә торган оешмалар хакында, әйтик, «Дети Петербурга», «Гражданское содействие», «Перелетные дети» яки «Одинаково разные», «Тонг Жахони», «ПСП-фонд». Шулай да, бүген республикада эшче мигрантларга ярдәм күрсәтә торган өч дәүләт оешмасы бар икән. Алар — «Новый век» коммерцияле булмаган автоном хәйрия оешмасы, Россия мигрантлар Федерациясенең Татарстан бүлеге һәм Халыклар дуслыгы йорты. 

«Новый век» оешмасы административ эшләр белән дәүләт дәрәҗәсендә шөгыльләнә: юридик ярдәм күрсәтә, мигрантлар өчен кушымталар эшли. Бу эшләр Татарстан хөкүмәте белән хезмәттәшлектә, шактый күләмдәге грантлар исәбенә алып барыла. Ләкин ни без, ни информантларыбыз әлеге оешмага бәя бирә алмый. Шулай ук анда эшләүчеләр белән сөйләшү мөмкинлеген дә таба алмадык.

Россия мигрантлар Федерациясенең Татарстан бүлеге турыдан-туры миграция сәясәте объектлары белән эшли. Башка инструментлар белән беррәттән, Федерациянең мигрантлар өчен ясалган үз чаты да бар. Анда мигрантлар миграция турындагы кануннарга, медицина ярдәме күрсәтүгә кагылышлы сорауларын бирәләр, эш һәм торак эзлиләр. Локдаун вакытында чат әгъзалары аннан күбрәк зыян күргән балалы хатыннарга ярдәм күрсәтүне оештырганнар. Хәзер исә чатта мобилизация темасы беренче урында:

— Исәнмесез, әйтегезче — яшәүгә рөхсәте булганнарны да мобилизациягә чакыра алалармы?

— Юк, чит ил гражданнары, үзләре теләмәсәләр, мобилизациягә җәлеп ителмәячәк.

Россия хокук яклаучылары мигрантларны алдап яки куркытып, ихтыяри хәрби хезмәт килешүе төзергә мәҗбүр итү очраклары бар дип чаң суга. Бу җәһәттән, Россия мигрантлар Федерациясенең Татарстан бүлеге чаты модераторы бары тик рәсми мәгълүмат белән генә эш итеп, хөкүмәтнең пропаганда рупоры вазифасын үти. Оешманың Мәскәүдә рус телендә үз газетасы да чыга, тик аның мигрантлар өчен файдасы шул кадәр генә, газета күбрәк хисаплар, төрле төбәкләрдә уздырылган вакыйгалар, хәйрия акцияләре һ.б. турында мәкаләләр бастыра. Әйтик, шуларның берсе, «Мисс ФМР» турындагысы, конкурсның «тамашачыларны Россия Федерациясендә яши торган, төрле милләт вәкилләре булган чибәркәйләр, аларның милли үзенчәлекләре һәм гореф-гадәтләре белән таныштыру, халыклар дуслыгын ныгыту»ны максат итеп куя. Бу бәйге — миграцияне [Мәскәү] Кремленең квазимультимәдәни мантыйгына кертүнең ачык бер мисалы инде.

Һәм ниһаять, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты — советлар чорыннан ук калган интеграция институты, Казанда ул 1999 елда яңадан эшли башлый. Республиканың ул чактагы Президенты Минтимер Шәймиевнең указы нигезендә, Халыклар дуслыгы йорты Татарстанның мәдәният министрлыгына турыдан-туры буйсына торган оешма статусы ала, һәм, әлбәттә, инде, республика бюджетыннан финанслана башлый. Указ имзаланганнан соң, Дуслык йортының бүлмәләре республиканың этник общиналарына бүлеп бирелә. Информантларның берсе әйтүе буенча, бу җәмгыятьләрнең эшчәнлек төрләре нык аерыла: миграция хезмәте функцияләрен үтәүдән алып (Үзбәкстан вәкилләре мисалында — консультация һәм документлар әзерләүдә ярдәм), мәдәни программалар оештырып, «милли үзенчәлекләрне саклау учакларын» яшәтү һәм эшләтү. Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты, шулай ук, үз матбугат чарасын булдырды: рус телендә «Наш дом — Татарстан» журналын чыгара.

Безнең мәгълүматлар буенча, алдан санап кителгән өч оешма бер-берсе белән хезмәттәшлек итми, һәркайсы аерым-аерым республика җитәкчелегенә яисә Федераль үзәккә буйсына. Аларның эшчәнлеген анализлаганнан соң, гап-гади бер нәтиҗәгә киләсең: мигрантлар өчен кызыктыргыч төбәк булуына карамастан, Татарстан җитәкчелеге алдагы бүлектә сурәтләнгән «мультикультурализм» сәясәтен генә тормышка ашыра икән. Һәм ул сәясәт, беренче чиратта, федераль үзәккә юнәлдерелгән. 

tatarstan_ill_4.png

Татарстан урыслар өченме? «Мультикультурализм» сәясәтенең чикләнгәнлеге

Советлар мирасы булган «халыклар дуслыгы» дискурсыннан кала, Россия Федерациясендә әле мигрантларга каршы ультра-уң — «Россия урыслар өчен» дигәне дә яшәп килә. Россиялеләр тарафыннан мигрантларга мөнәсәбәт үзгәреп тора, ул әле «инородец урыслар» булуы белән дә катлаулана. Инородецлар дигәндә, этник, мәдәни, географик һәм тарихи аермаларына карамастан, илдәге бөтен рус булмаган халыклар күздә тотыла.

Илдәге бердәнбер халык буларак урысларны гына күрергә теләү теләге «астан» — маргиналь ультра-уң төркемнәрдән генә чыкмый, ул «өстән» — императивлар дәрәҗәсендә бюрократик-идарә итүче катлаулардан да килә. Әйтик, халыклар арасындагы бөтен аермаларны юкка чыгарачак «бер милләт — бер мәдәният — бер дәүләт» идеясе турыдан-туры Россиянең дәүләт җитәкчесе тарафыннан әйттерелә: «Мин лак, мин даг, мин чечен, ингуш, урыс, татар, яһүд, мукшы, осетин». Россия Президенты «урыс» һәм «россиян» төшенчәләре арасындагы аерманы бетереп, сайлау мөмкинлеге булмаган альтернатива тәкъдим итә — россиян, димәк, урыс: бер пропаганда ролигында әйтелгәнчә, «без барыбыз да — урыслар». Әлбәттә, монда тигезлек турында сүз булырга мөмкин дә түгел, ил халкы берсүзсез «дәүләт коручы» универсаль бериш массага әйләнергә тиеш. Мондый дәүләт сәясәте дүрт баскычлы конструкцияне хәтерләтә: иң өстә «дәүләт коручы милләт», аннары «славян» яки «европалы» кыяфәтле этнослар, өченче урында илдәге барлык «урыс булмаган халыклар», иң аскы баскычта «урыс һәм россиян булмаганнар».

Этносларны «аграк» һәм «ак булмаганрак» баскычларга бүлү сәясәте Россия империясеннән үк калган мирас, шул ук вакытта бу — СССРдагы «милли азчылыкларга» карата үткәрелгән сәясәтне дә хәтерләтә: территорияләрне бүлгәләү, телләр трансформациясе, көчләп күчендерү, универсаль һәм гомумиләштерә торган (аермаларны юкка чыгара торган) «совет халкы» төшенчәсен кертү. Илдәге бүгенге эш алымнары да шушы советлардан калган, килеп чыгышында ук проблема яткан иерархия мантыйгына нигезләнеп корыла. Татарстанда гына түгел, күрше республикаларда да, Россия Федерациянең башка географик киңлекләрендә дә нигездән үк проблемалы «мультикультурализм» сәясәте үткәрелә.

Мондый «баскычларга бүленеш» татулыкка һәм интеграциягә китерер дип ышану бик шикле. Төрле этносларны берләштереп, «без төрле, без тигез» лозунгы астында үткәрелгән «халык» фестивальләре, башка төрле чаралар аерым кешеләрнең тәҗрибәсен дә, тарихи яки социаль сәяси контекстны да исәпкә алмыйча, бары тик барысын да бер калыпка салуга кайтып кала. Мондый инициативалар кешене үзен «исемлектә бирелгән» милләтләрнең берәрсенең вәкиле итеп күрсәтеп, башкалар белән ярышырга мәҗбүр итә. Дәүләт коручыларга якынрак баскычка күтәрелер өчен, дәүләт кормаучы халык бары тик үзе кебекләр (ешрак мигрантлар) белән генә ярыша ала.

Еш кына оештыручыларның контекстка әһәмият бирмәве бөтенләй урынсыз (2022 елгы Нобель премиясе лауреатларын «славян туганнар» дип атау) яки потенциаль провокацион булырга мөмкин. Бусына мисал итеп РУДНда үткәрелгән «Мәскәү безне дуслаштырды» фестивалендә нәтиҗәләрне игълан иткәннән соң азәрбайҗаннар белән әрмәннәр арасында купкан гауганы китерергә була.

 «Мультикультуралы башкала» брендын тоту өчен, Казан ел саен шактый күп акчалар тота. Шул ук вакытта Казанның җәмәгать урыннарында оештырыла торган чаралар еш кына өстә телгә алган [экзотизация, универсаль бердәмлек һәм контекстка әһәмият бирмәү] мантыйкка буйсына. Әйтик, Казан үзәгендә ачык һавада оештырылган «Татарстан халыклары турында» күргәзмәсенә финанс ярдәме бүленгән булган. Бу күргәзмә дә этник стереотипларга нигезләнә, төрле этнос вәкилләрен үз итеп түгел, чит-ят итеп тәкъдим итә. Әлеге халыкларның бер урында укмашып яшәвенең тарихи алшартларын исәпкә алмый гына, аларның барысын да бер яссылыкта таратып бирә.

Шушы ук мантыйкка туры килә торган икенче инициатива — «Туган телләр поезды». 2021 елның көзендә Казан метросына җибәрелгән алты вагоннан торган әлеге поезд «төрле телләрдәге популяр фразалар һәм әйтемнәр белән баетылып, милли һәм этник символика белән бизәлгән» иде. Шул ук вакытта бу таныштыру да баскычлардан тора: иң элек «үзеңнеке», аннары гына «чит-ят»ларга чират. Татар теленең мөстәкыйль һәм автоном булып кабул ителмәве кайбер иллюстрацияләрдә бигрәк тә күзгә ташлана: татар теле ирония белән яки «татар-рус» бинар оппозициясендә кулланыла.

tatarstan_ill_5.png
tatarstan_ill_6.png
tatarstan_ill_9.png

Бу ике «титул милләттән» калганнарының хәле бөтенләй мактанырлык түгел. Вагоннардагы башка этносларга һәм телләргә багышланган плакатларны караганда, кеше иҗтимагый күзәтүчегә әйләнеп, мигрантларның проблемаларына махсус риторик линза аша өстән генә карый. Бу вакытта ул үзенең алда берничә мәртәбә телгә алган иерархиянең өске баскычында торуын да, шул риторик линза тэсирендә тар фикерләвен, башкаларга игътибарсызлыгын да сизми. Шул ук вакытта бу проектта «татулык» һәм «мультикультурализм» күләгәсендә башка этнослар читкә этәрелә. Бу плакатлардагы хаталарда (әйтик, грузин һәм әрмән телләренең буталуында) да күренә. Шунысы кызык, әлеге хаталарны шул милләт вәкилләре үзләре үк вагонда маркер белән төзәтеп куйганнар.

Рус патшалыгы, Россия империясе һәм СССРның сәяси-идеологик системаларын мирас итеп алган мондый «мультикультурализм» элемтәләрне ныгытмый, ә бәлки җимерә генә. Ул төрле этнос вәкилләрен бер социумга җыймый, бары тик бүгенге хәлен исәпкә генә ала. Мондый «мультикультурализм»га альтернатива итеп интеркультуралистик алым кулланылырга мөмкин. Әлеге алым ияләшелгән «үзеңнеке — чит-ят» мөнәсәбәтләрен, тарихи һәм сәяси аспектларны исәпкә алган хәлдә, аерым кешеләрнең, гаиләләрнең язмышын хикәяләү, дуслык мөнәсәбәтләре турында сөйләү аша үзгәртергә сәләтле.Россиянең кайбер заманча институтцияләре бу алымны үзләштерергә омтыла да инде, хәтта берникадәр уңышлар да ясый. Әйтик, якут рәссамнарының «Кышка көлке тупла...» күргәзмәсе моңа мисал була ала. Аны оештырганда кураторлар командасы һәрбер катнашучы белән аерым эшләде, аларның шәхси тәҗрибәләре белән уртаклашты. Ә менә заманча сәнгатьнең II Кавказ биенналесы турында алай әйтеп булмый. Хәтта аның исеме дә («Таудан төшкәннәр») борынгы империячел образларны, колония белән метрополия арасындагы мөнәсәбәтләрне искә төшерә.

Татарстандагы интеркультуралы алым ярдәмендә оештырылган чараларның берсе — Казан Кремлендәге Ислам мәдәнияте музеенда уздырылган «Мин монда чит түгел» күргәзмәсе. Әлеге күргәзмә миграция проблемаларына багышланып, төрле җирләрдән килүчеләргә, үз милли үзенчәлекләрен саклаган хәлдә, яшәү имин һәм уңайлы булсын өчен, Татарстан, Казанның «мультикультуралы» потенциалын ни дәрәҗәдә кулланып була дигән сорауларга җавап эзләүгә корылган иде. Күргәзмәгә әзерлек вакытында төп эшне Россия ФА Этнология һәм антропология институты галимнәре башкарды: алар мигрантларның үзләре турында хикәятләрен тыңлап, аларны башкаларга да ишеттерү мөмкинлеген булдырдылар. Миграцияләргә мәҗбүр булучыларның башларыннан кичергәннәре турында тыңлап, күргәзмәгә килүчеләр мигрантлар белән үзләре арасындагы дистанцияне кыскарта, аларны яхшырак аңлый ала иде.

Хәер, кайбер информантлар фикеренчә, күргәзмә үз исемен тулысынча аклый алмады: «„Мин монда чит түгел“ — бу коллективтагы мин дә, музей коллективы да, Казан кремлендәге музей да, шәһәрдәге Кремль дә. Һәрбер кеше үзе хакында мин монда чит түгел дип әйтә аламы икән?». Интеграцияләнергә ярдәм итә торган социаль институтлар югында, кырыс этник һәм милли иерархия шартларында беренче буын мигрантлар, шул исәптән, «Мин монда чит түгел» күргәзмәсендә катнашучылар да, үзләрен бик уңайсыз хис итәләр. «Мультикультурализм» бренды алар өчен бер файда да китерми торган, бары тик популист-чиновникларга телендәге буш сүз генә булып кала бирә. Күргәзмәне оештыручыларның берсе дә өлешчә бу фикер белән килешә. 

tatarstan_ill_7.png

 «Индивид-индивид» мөнәсәбәтләрен горизонталь яссылыкта күрсәтү мисалы итеп Мария Линдның Кунстхалле Тенстадагы кураторлык эшен китерергә мөмкин. Анда мигрантлар белән рәссамнар бер яссылыкта эшли: «Заманча сәнгатьнең табигате — кешеләр белән беррәттән аларның яшәү рәвешләрен дә күрү». Мәсьәлә шунда ки, Россия Федерациясе территориясендә, аның субъектларында бөтенләй башка мөнәсәбәтләр өстенлек итә: «дәүләт-төркем» яки «төркем-төркем» принцибы хөкем сөрә. «Халыклар дуслыгы» пропагандалана торган мондый төр мөнәсәбәтләрдә кешеләрнең шәхси үзенчәлекләре юкка чыгарыла, алар бериш массага әйләнә. Һәр кеше хакимиятләр тарафыннан билгеләнгән үз иҗтимагый ролен үти. Мондый система советларга хас булмаган тәҗрибәне үткәрми, аның цинизмы энтузиастларны мотивациядән мәхрүм итә торган популистик машинага әверелә.

«Татарстанның милли сәясәтен күпмедер дәрәҗәдә мультикультуралы дип әйтергә мөмкин әле. Тик монда “ләкин…”нәр бар...» — «Мин монда чит түгел» күргәзмәсен оештыручыларның берсе белән шәхси сөйләшүдә яңгыраган фикер. «Мин мондый проектлар белән камера форматында шөгыльләнер идем. Андый форматта катнашучылар бер-берсе белән тыныч кына сөйләшә, фикерләшә алыр иде. Бернинди пиар-акцияләр, ММЧ комачауламас иде. [Мондый шартларда] минем мондый эшкә алынасым килми».

  1. Гапова Е. Классы наций: феминистская критика нациостроительства. — М.: Новое литературное обозрение, 2016. С. 26.
  2. Слезкин Ю. СССР как коммунальная квартира, или Каким образом социалистическое государство поощряло этническую обособленность // Американская русистика: Вехи историографии последних лет. Советский период. Антология. — Самара: Самарский университет, 2001. С. 329–374.
  3. Гапова Е. Классы наций: феминистская критика нациостроительства.  С. 26.
  4. Гараев Р. Слово пацана. Криминальный Татарстан 1970–1990-х. — М.: Individuum, 2020. С. 43.
  5. Джераси Р. Окно на Восток: Империя, ориентализм, нация и религия в России. — М.: Новое литературное обозрение, 2013. С. 6.
  6. Там же. С. 7.
  7. Клеман К. Отдельный случай Татарстана // Патриотизм снизу. «Как такое возможно, чтобы люди жили так бедно в богатой стране?» — М.: Новое литературное обозрение, 2021. С. 132–133.
  8. Там же. С. 140.
  9. Варшавер Е. А., Рочева А. Л., Иванова Н. С. Интеграция мигрантов второго поколения в возрасте 18–35 лет в России: результаты исследовательского проекта // Мониторинг общественного мнения: Экономические и социальные перемены. 2019. № 2. С. 318–364.
Мнение редакции может не совпадать с точкой зрения авторо:к и геро:инь публикуемых материалов.