Яңгырый торган şifr*

Яңгырый торган şifr*

Музыканың башкортларга һәм татарларга йөзләгән еллар дәвамындагы колониаль кысу аша үзтәңгәллеген саклап калырга ярдәм итүе


*Монда «шифр» буларак укыла (гарәп. صِفْر — нуль)

сазын алып, мәчет манарасында торган килеш, җыр уйный башлады. Ул җыр шуның кадәр зарлы һәм моңсу иде ки, барлык хәрбиләрнең йөрәгенә үтеп керде: руслар да, татарлар да, тезләнеп, еладылар; шулчак патша башка җыр уйный башлады — шатлыклысын, хәрбиләр биергә тотынды… Өченчесен җырлады, кабат барысы да елады, үкерде. Шулвакыт патша сазын сындырып, очып китте[1].

Этномузыка белгече Мәхмүт Нигъмәтҗановның «сирәк чыганак»тан яздырып алган әлеге борынгы риваятьтәге вакыйгалар камалышта калган Казан диварлары янындагы бер бәрелеш вакытына туры килә. 1552 елда Казан ханлыгының алынуы московитларга Көнчыгыш һәм Көнбатышны бәйләп торучы төен булган  таба юл ача. Тарих ягыннан ике география арасында калган татар һәм башкорт  еш «картадагы бер урын» — иң элек, «берләштерү», территорияләр «симбиоз»ы һәм «Ауропа һәм Азия кисешү» инструментлары буларак билгеләнә. Колонизаторның ике яклы, фокуссыз карашы үзе уйлап чыгарган киңлекнең контурларын күрергә тырышкан арада,  музыкаль мәдәнияте үз колониаль золым тәҗрибәсен шул яшерен юлламаны шифрлау өчен куллана. Бу юлламада да сүз «берләшү» турында бара, ләкин аның максатлары башка. Урта яшьтәге бер хатын кулындагы портатив тавыш көчәйткечнең микрофонын кыса, шулвакыт баян аккомпанементына, көчле энергия белән, ачык итеп һәм иҗекләп: «Татарлар, берләшегез!» — дип җырлый. 1992 елда Татарстан бәйсезлеген таләп иткән мәйдандагы митингка җыелган татарлар: «Азатлык! Азатлык!» — дип аңа кушыла.

Патша турындагы риваятьне төрлечә интерпретацияләп була. Мәсәлән, музыканы  тел дип әйтүче Ауропа карашына нигезләнгән фикер музыкаль караш позициясеннән. Әмма бу очракта да ул барыбер Казанны алу турында сөйләячәк.

  1. Асия Әхмәтшина — Татарлар, берләшегез
  2. Хәйҙәр Нәҙершин — Ҡаһым түрә
  3. АИГЕЛ — Пыяла
  4. «Творческие планы» подкастыннан өзек: АИГЕЛ на татарском — берни дә аңлашылмый, но бик кызык (ничего не понятно, но очень интересно). Обсуждаем его с Айгель Гайсиной
  5. Башкорт милли радиосының позывнойлары 
  6. Алим Кәюмов — Салауат (редакцияләнгән фрагмент)
  7. Венер Мостафин — Салауат
  8. Мәсгудә Шәмсетдинова — Сак-Сок бәете
  9. Сәлимә Ғәрифуллина, Хәйҙәр Нәҙершин — Баяс
  10. Айдар Ниязов, Алина Беляева, Алла Исаргакова, Сергей Костюжов — Аю бәете
  11. Ғәли Хәмзин — Тәфтиләү
  12. Фәриҙә Ҡудашева — Каз канаты
  13. Ләйсан Тимерханова — Оҙатлыу (режиссер Булата Юсуповның «Бабич» фильмыннан өзек)
  14. УСАЛ — Ит (TatCultFest фестивалендәге чыгыштан өзек, Казан, Татарстан Республикасының Милли китапханәсе, 2022 елның 30 августы)
  15. УСАЛ — Ит (студия версиясе)

«Урал мөселманнары музыкасы һәм җырлары»

Идел һәм Урал төркиләренең музыкаль мәдәниятен көнбатыш теория позициясеннән анализлауда «симбиоз» идеясен куллану тик бер очракта — сүз аларның үсеш тарихы турында барганда гына урынлы. Шулай, татар һәм башкортларның музыкаль-шигъри традицияләре  мәҗүсилек, тәңречелек һәм ислам белән әллә ничә гасыр дәвамында барган мәдәни алмашыну процессы нәтиҗәсендә оеша. Моны исә башкару , музыка  һәм композиция методларына күзәтү ясап, күреп була. Бу хакта татар музыкасын өйрәнүче Фәридә Сәлитова яза. Ул күрсәтүче төп элементлар —  һәм  аерып чыгара. Шул ук вакытта әлеге ике мәдәният арасында аермалар да бар, мәсәлән, географик урнашу һәм конфессиональ традицияләр. Аннан тыш, башкортлар һәм татарлар, керәшеннәр, мишәрләр, типтәрләр һәм нагайбәкләр, Казан, Әстерхан, Себер татарлары — барысының да специфик музыкаль үзенчәлекләре бар. Мәсәлән, башҡорттар мәдәниятендә башкортлар яши торган якларда үсә торган  киптерелгән буш куыгыннан ясала торган тынлы уен коралы —  — аерым урын алып тора. 

Шартлы Көнчыгышның мәдәниятен шартлы Көнбатыш позициясеннән анализлауның җимешләре тәнкыйди караш таләп итә. Россия империясе чорында бастырылган күпләгән этнографик текстларда дөрес булмаган күзәтүләр һәм нәтиҗәләр очрый; авторлары тарафыннан ук методологик чикле булулары искәртелеп китсә дә, әлеге текстлар әле бүгенге көндә дә деколониаль тәнкыйтьсез китерелә.

«Чит көйләрнең тональностьләрен билгеләү — катлаулы һәм ачыкланылып бетмәгән сорау һәм, һәрхәлдә, Көнбатыш Ауропа музыкаль теориясе ысуллары буенча башкарылмаска да мөмкин»[6], — ди, үз методының чикле булуын исбатлап, «башкорт музыкаль этнографиясенә нигез салучы»[7] һәм рус күченүчеләренең токымыннан булган Сергей Рыбаков. Ул 1867 елда Самарада статский советник (шул ук вакытта богословие кандидаты) гаиләсендә туып, Санкт-Петербургта яхшы белем ала: башта тарих-филология факультетын тәмамлый, ә аннан соң консерваториядәге композиция теориясе буенча курсларда тыңлаучы була. 24 яшендә, Император Рус география җәмгыяте хезмәткәре буларак, Рыбаков, җирле  документацияләү максаты белән, Көньяк Уралга, үзенең беренче этнографик экпедициясенә, чыгып китә. 1897 елда, җыелган материалларының эзләре буенча берничә мәкалә чыгарганнан соң, magnum opus — «Музыка и песни уральских мусульман с очерком их быта» китабын да бастыра. Шушы хезмәт аңа Идел һәм Урал музыкаль мәдәнияте буенча Россиянең алдынгы белгече исемен китерә.

Әлеге чор Россия этнографик эзләнүләрнең традицион үзенчәлекләре — цивилизатор , эссенциаль һәм урыны белән «примитив халыклар»ның көнкүрешеннән яшерелмәгән , ничек кенә каршылыклы яңгыравына карамастан, бу хезмәт нәкъ менә шул күпләгән дөрес түгел мәгълүмат, хаталар һәм төгәлсезлекләре белән кызыклы. Әлеге төгәлсезлекләрнең мантыйгын башкорт прозаигы һәм фольклорчысы Газиз Шәфыйков Рыбаковның «Кахым-түрә» җыры герое турындагы сүзләре аша тасвирлый: «Кахым-түрә башкорт гаскәрләренең полк командиры иде, үзе җитезлеге белән аерыла иде; көнчелек аркасында аны сулема белән агулыйлар»[12]. Шәфыйков Кахым-түрәнең үлем тарихы рус этнографы яздырып алганнан аерылуын әйтә: «Ул өенә кайтышлый Владимир шәһәрендә махсус агуландырыла. Яшь башкорт хәрбиен җиңүчеләрнең кыюлыгыннан һәм туган якларына кайту белән рус самодержавиясенә каршы баш күтәрә алуларыннан курыккан патша сатралары агулый»[13].

Рыбаковның ни өчен шуның кадәр күп хата җибәрүе төгәл билгеле түгел. Аның эзләнү эшләрендә фаразлар да шактый: «этник мәдәниятне өйрәнү — аерым эзләнү ысулларын таләп итә торган озын һәм нечкәлекле процесс»[14] дигән дипломатик искәртүләрдән алып, үзе өйрәнә торган этник төркемнәрнең «телен дә, көнкүрешен дә, гореф-гадәтләрен дә» белмәгән рус этнографы турындагы кискен нәтиҗәләргә кадәр бар. Кайберләрен монография текстында да табып була: «Башкортлар кеше сөйми торган булып чыктылар һәм безгә ышанычсыз һәм сүзсез карап тордылар; ә кабат ызбада калуны сорагач, хуҗасы баш тартты; шул ук хәл башка бура янында да кабатланды»[16].

Моны әйтү мөмкин түгел

Идел һәм Урал төркиләре «рус дөньясын» артык кунакчыл дустанәлек белән каршы алмый; XVI гасыр башыннан аларның мәдәнияте таркала башлый. Төбәкнең мөһим георграфик нокталарында яшәү, күтәрә алмасслык салымнар, мәдрәсә һәм мәчетләрнең ябылуы, мөселман руханиларын кимсетү һәм аксөякләрен җәзалау, ныгытмалар һәм остроглар төзү, көчләп руслаштыру, христианлаштыру һәм җирләрен тартып алу — боларның барысы да  канлы баш күтәрүләргә китерә. Моңа кадәр булмаган кансызлыкка шундый ук каты цензура да өстәлә. «Патшаның җәза органнары, үлем куркынычы астында, хәтта аның исемен искә алуны да тыялар»[17], — дип яза Газиз Шәфыйков революционер, шагыйрь һәм башҡорттарның милли каһарманы Салават Юлаев турында.

Әмма телдән таралган тарихлар империянең репрессив аппаратына эләкми. Шулай, мәсәлән, XVII–XVIII гасырдагы башкорт баш күтәрүләре турындагы истәлекләрне саклап калырга теләп, җирле   тарихи вакыйгаларны һәм Салават, Батырша, Карасакал, Буранбай һәм башка милли каһарманнарны данлаган зур поэмалар һәм җырлар җыелмасын булдыра. Үз чиратында, патша администрациясе тарафыннан татар китаплары, газеталары һәм татар мәктәпләрен ачу тыелуга карамастан, XIX гасыр азагы һәм XX гасыр башы татарларның яңа музыкаль-шигъри мәдәниятенең чәчәк ату чоры була[18]. Татарлар, шагыйрь Габдулла Тукайның шигырьләрен нигез итеп алып, 1905-1907 елгы инкыйлабның популяр җырларын яза: «Беренче сада», «Икенче сада», «Шəкертлəр җыры», «Мөселман „Марсельеза“сы». Шулай итеп, үз сүзеңне әйтә алмау ситуациясе колониаль җәрәхәттән арынуның яңа юлын ачуга китерә.

Әлбәттә, Мәскәүнең Татарстанга һәм Башкорстанга карата бүгенге мөнәсәбәтен XVI–XIX гасырда татарларга һәм башҡорттарга булган золым белән чагыштырып булмый. Шулай да, бу Кремльгә үткәндә бик уңышлы кулланылыш тапкан ысулларны сакларга һәм яңаларын уйлап табарга да комачауламый, мәсәлән, репрессив тел сәясәтен алыйк. Мәктәпләрдә туган телләрне мәҗбүри өйрәнү тыелуга һәм мәдәни ассимиляциянең коллониаль инструментларына каршы — телнең үзен куллану исә үзтәңгәллегең өчен көрәштә мөһим символ булып тора. Бу Татарстанның заманча музыкаль сәхнәсендә дә чагыла: анда рус һәм инглиз телләре әле дә еш очрый, ләкин 2010 еллардагы кебек үк тә түгел. Әлбәттә, татарча язылган барлык текстлар да ачык протест белдерми һәм туган мәдәниятне дә «данламый», чөнки тел — һаман да тере, функцияләр үти торган һәм татарстанлыларның төрле тормыш өлкәләрендә теге яисә бу формада яши бирә. Ә туган телне җәмгыять урыннарында куллану — татарча сөйләшүчеләр берләшмәсе тарафыннан телне саклауга өлеш кертү буларак кабул ителә.

2020 елда АИГЕЛ дуэтының тулысы белән татар телендә яздырылган «Пыяла» альбомы шушы берләшмәнең бер өлеше тарафыннан нәкъ шулай кабул ителә дә. Дуэт солисткасы Айгөл Гайсина төрле интервьюларда альбомның сәяси әһәмияте булмавы турында әйтсә дә, тел үзеннән-үзе альбомны сәяси киңлеккә әйләндерә. Бу метрополь музыкаль матбугатының игътибарын читләтеп узмый; әйтерсең лә юри иерархия һәм дистанция булдырган кебек, Мәскәү журналистлары үз тасвирлауларында  штампларын куллана: «Дуэтның мондый җырлары абстракт яңгырый һәм сихер яки борынгы ритуаллар белән ассоциация тудырырга мөмкин»[19]. Соңрак, туган телнең сәяси потенциалы турындагы сүзләр музыкантканың үз сөйләмендә дә очрый башлый. Интервьюларының берсендә ул татар теле белән аерым бер мөнәсәбәттә булуы — телнең аңа «нәселе» белән элемтәне югалтмаска һәм үз-үзен күрсәтүгә тагын да киңрәк мөмкинлекләр ачуы турында әйтә:

Моны мин татар телендә әйткәндәй, шулай ук сентименталь әйтү мөмкин түгел. Ә аны нәкъ шулай итеп әйтергә теләр идем. Минемчә, русча язу манерам бераз читләшкән һәм русчада үземә кайбер нәрсәләрне рөхсәт тә итә алмыйм. Татар теле эчендә үземне өйдәгечә хис итүемә шаккатам. Ә бит сөйләмдә татарчаны кулланмыйм да диярлек. Һәм шушы өемдә төрле була алам. <...> Татарча сөйләшкәндә ерак әби-бабаларым гасырлар төбеннән дәшкән сыман тоела. Алар миңа кул болгап әйтәләр: «Сәлам! Без синең белән, сиңа ярдәм итәбез, без — синең нәселең.» Менә шундыерак нәрсәне тоям[20].

Колонизаторның тәкәбберлеге теләгәнне чынбарлык итеп күрсәтеп кенә калмый, статус-кво’ны сакларга, агымдагы тәртипне билгеләргә һәм легитимләштерергә юл куя. «Кая инде ул кыргыйларга төрле тавышка уйнарга»[21], — ди, башкорт музыкаль традицияләренең бер тавышлы булуына комментарий биреп, этнограф Рыбаковның башкорт җирләренә күченеп килгә бер рус әңгәмәдәше. Колонизатор тәкәбберлеге аны контроль һәм өстенлек ялган хисләре белән били. Пентатониканы, авыр булса да, европача ноталары станында «бикләп» була. Ә «сихерләүче» сүзләрне — яздырып алырга һәм тәрҗемә итәргә. Колонизатор тулысынча үз инструментларына һәм технологияләренә таянып, ишетергә өйрәнгән, ә менә тыңлый белүне оныткан.

Şifr һәм şafira

Тавышның асылы турында физик һәм социокультуралы феномен буларак әйткәндә, заманча академик эзләнүчеләр аның табигатен  һәм га бүлә. Ишетелә торганы, гадәттә, кеше тәҗрибәсе кысаларына сыя (аерым алганда, ). Әгәр дә кеше тавышны ишетми икән, икенчесе табигать күренеше булуын барыбер дәвам итә, «яңгыраудан» да туктамый. «Материальләшкәнче яки сигналга әверелгәнче, яңгыраучы, тавыш яшәү өчен эз калдырырга тиеш — дип яза француз тавыш өйрәнүчесе Франсуа Бонне. — Эзнең матераль яки физик йөртүче булуы мәҗбүри түгел; ул, нинди дә булса чикләүләргә карашны алдан билгели»[22]. Тавышны метафора буларак куллану, тыңлау тәҗрибәсеннән тыш тавыш турында фикер йөртү — физик түгел, әмма социокультуралы күренеш. Тавыш турындагы фикер һәрвакыт контекст эчендә төпләнә, ә кайвакыт бердәм тарихи хәтердә дә кала. 

«Акыллы» парковка системасын кулланганда я организмны ультратавышлы тикшеренү узганда тавышны ишетмибез, ләкин аның барлыгы турында беләбез. Пауль Целан, авыр һәм озын паузалар ясап, Холокост турындагы шигъриятен кычкырып укыганда, без тавыш ишетмибез, ләкин аның якты бушлыкларының яңгыравыклы тынлыгын тоймый булдыра алмыйбыз. Ул тынлыкта яңгыраганны «әйтү мөмкин түгел», аны үлчәп, санап чыгарып, ноталарга салып яки тавыш яздыра торган башка техника белән теркәп тә булмый. Аның физик гәүдәләнеше юк, үз итүнең теләсә нинди омтылышларына каршы төшә: чөнки ул беркемнеке дә түгел. Бу, гәүдәләнеше дә булмаган һәм киресе белән әйләндерелгән буш билгелек, төрлечә интерпретацияләп булган абстракт идея түгел, ә, киресенчә, бушлык аша шифрланган аңлаешлы юллама, «бушандырылган», . Яңгырый торган бернәрсә, нуль, şifr материаль булмаганлыгыннан гына яңгыраудан туктамый һәм кулга алуның барлык омтылышларына каршы тора — бушлыкны учыгызга тотып карагыз әле! Яңгырый торган şifr’ны ишетеп була, ләкин моның өчен тыңлый белергә кирәк.

Ташҡайҙарға соҡоп яҙҙым ҡарғыш

Аскы октаваның ля нотасы — ике мәртәбә, аннан — аскы октаваның ре, до, си ноталары, кабат — до, ре, ми, до, ля һәм аскы октаваның ми нотасы — Башкорт милли радиосының «позывное» Салават Юлаев турындагы нең нәкъ беренче мелодик фразасын кабатлый. Ноталар грамотасы белән таныш кеше, бер каршылыксыз, шушы көйне кабатлый ала. Ә Башкортстанның музыкаль мәдәнияте белән таныш башка берәү әлеге популяр көйне һәм аның белән бәйле героик контекстны таныр. Бу — Россия империясенең колониаль сенә каршы Емельян Пугачев белән берләшкән һәм, кулга алынып, калган гомерен сөргендә үткәргән егет турындагы тарих.

Этнограф Рыбаков «Музыка и песни уральских мусульман с очерком их быта» хезмәтендә «Салауат» кыска көенең беренче дүртьюллыгын гына китерә һәм Салават Юлаевка турыдан-туры ишарәләр бирми: «Әгәр дә без Башкириягә карата тарихи мәгълүматларга мөрәҗәгать итсәк, башкорт халкы күпләп катнашкан Пугачев бунты чорында Салават Юлаев исемле бер башкорт зур роль уйнаганын күрә алабыз. <...> Җыр, бәлки, нәкъ шушы каһарман турындадыр»[23]. Совет музыка белгече Л. Н. Лебединский фикеренчә, әлеге игелеклелек «цензура игътибарын җәлеп итмәс өчен»[24] ясала. Без исә Рыбаковның эзләнү эшләре ысулына башка яктан — замандашларыныкы белән чагыштырып карарга тәкъдим итәбез. Мәсәлән, Филипп Нефедов хезмәтләренә күз салыйк. 

Рыбаковтан аермалы буларак, Нефедов этнограф кына түгел, халыкчы-революционер, башкортларга карата яхшы мөнәсәбәтле кеше дә, һәм, аз дигәндә, ул цензурадан курыкмаган. Формаль яктан ул императорга . Бәлки, нәкъ менә шушы яхшы мөнәсәбәт, солидаризацияләү, тыңлый белү һәм тыңларга әзер булу аңа шушы «әйтергә мөмкин булмаган»ны тоярга һәм «Салауат»ның ун нотасында башҡорттар өчен зур мәгънә ятуын аңларга ярдәм иткәндер:

Егетнең нинди мавыгу һәм дәрт белән җырлавы әйтеп бетергесез. Җыр башкаручысын тулысы белән йота һәм аны еракка алып китә, җырчы үз-үзен дә, бар дөньясын да оныта. Бу җырның көе үзгә һәм кыргый, аңарда тыелмаган ирек белән җимерелмәс энергия, кыюлык та, халык юлбашчысының чакыруы да ишетелә… Мин очы-кырые булмаган сансыз ат тоягы тавышы ишеттем, өстемә, әйтерсең лә, меңләгән явыз җайдак килгән кебек, ә тау куышлыгыннан, буйдан-буйга гөрселдәп, «Салават килә! Әйдә» тавышлары белән хор ишетелә[25].

Фольклорист Фәнүзә Нәдершина тарафыннан яздырылган кыска көйнең, бәлки, иң борынгы һәм «аутентик» версиясендә, Салаватның (Пугачевның үзе турында да) милләте буенча кем булуы турында бөтенләй дә мәгълүмат бирелми. Соңрак яздырылган версияләре дә, мөгаен, цензура аша үткәрелгәндер. Тик, берничә мөһим сүзе белән аерылыган һәм, мөгаен, чорына карый торган бер-берсенә охшаш ике вариация бар: берсендә — Салават һәм Пугачев  диелгән, икенчесендә — . Совет хакимияте, «халыклар дуслыгы» декорацияләрен төзеп, бер яктан, актив рәвештә «халык массаларының милли һәм социаль җәберләүләргә каршы көрәш» образын куллана[26], икенче яктан, аларның милли үзаңнары үсешенә юл куймау өчен көченнән килгәнен эшли. Салават Юлаев турындагы күпләгән чит телләрдәге эзләнү-тикшеренү эшләре русчага да, башкортчага да тәрҗемә ителмәвенә зарланып, Газиз Шәфыйков түбәндәге нәтиҗәгә килә: «Совет большевиклар империясенә андый фәнни хемәтләр кирәк булмый. Тоталитар дәүләтнең бөекдержавалы милли сәясәте җитмеш ел дәвамында кече халыкларның үзгә тарихын нульгә кадәр төшерә, аеруча, тез бөгеп һәм баш иеп яшәргә теләмәүчеләрнекен»[27].

Кабер ташлары миңа нидер сөйли

«Рәсми» историография юклыгында тел шигъри жанрлары елъязма алып баруның төп чарасы булып тора: мактау/мактоо (восхваление), йыр/җыр (песня), айтыш/айтыс (поэтический спор) һәм башкалар. Кайбер шигъри жанрлар язып иҗат ителсә дә, телдән-телгә, кагыйдә буларак, музыкаль формада күчкән. Шундый жанрларның берсе — бәет/бәйет — телдән-телгә тапшыру өчен җайландырылган кыйсса-җыр. Бәетләрнең килеп чыгу вакытын XIV–XVI гасырлар белән бәйлиләр, ә кайберләре, бәлки, аңа кадәр йөзләгән еллар алдан иҗат ителгән риваятьләргә нигезләнгән булса кирәк. Шулай, версияләрнең берсе буенча, популяр «Сак-Сок» бәете мәҗүсиләр — кояшка табынучылар һәм айны хөрмәт итүчеләр — арасындагы дини бәхәс турында бәян итә. Башкортларда, бәетләрдән тыш, шундый ук функцияне аерым  жанры да үти. Ул — еш кына  аккомпанементы астында башкарыла торган лирик яки героик эпос. 

Бәетләр һәм кубаирлар, буыннар бәйләнешен тәэмин иткән агент буларак, зур роль уйный. Аларның текстлары яшәгәндә, бәян ителгән , хаттә иң фаҗигалеләре дә, яшәр. Мәсәлән,  бәете, көчләп христианлаштыруның чираттагы омтылышыннан качарга теләп, 1897 елгы җан исәп алуга каршы төшкән ике йөздән артык татар авылы халкы турында сөйли[30]. Баш күтәрүләрне көчләп туктатырга дип, Россия императоры авылларга, халык телендә «обжор-командалар» дип исемләнгән җәза отрядлары җибәрергә әмер бирә. Әлеге отрядлар, үз чиратында, крестьяннарны камчы белән кыйный, хатын-кызларны көчли һәм талау белән шөгыльләнә. 

Халык фаҗигасе турында сөйли торган һәм структура ягыннан тагын да катлаулырак музыкаль жанрлар бар. Мәсәлән, сузып җырлана торган һәм аерым башкару осталыгы таләп итүче озын көй. Шушы жанрга каргыш җыры  карый. Ул 1736 елның 24 гыйнварында булган вакыйгага багышлана: Россия армиясе полковнигы Алексей Тевкелев әмере буенча, башкорт авылының меңнән артык яшәүчесе атып үтерелә, штыклар белән кадатылып, тереләй яндырыла. Бүген исә элек авыл булган урында геноцид корбаннары истәлегенә мемориал урнаштырылган һәм аңарда шушы җырның түбәндәге сүзләре язылган: «Ҡара ла ғына урман ҡая бите, шаулайҙыр ҙа кисен, ел саҡта. Ташҡайҙарға соҡоп яҙҙым ҡарғыш, ейәндәрем уҡыр бер саҡта».

«Тәфтиләү» кубаир-каргышының кызыклы интерпретациясен рус этнографы Рыбаков китерә. Ул «тафтел җыры»ның[31] көе татарлар тарафыннан да, башкортлар тарафыннан да бер тигез яратылган һәм халык арасында киң таралган дип яза: «Барысы да җырлый белә». Сүзен дәвам итеп, ул шушы кубаирның килеп чыгышы турында җирле халык сүзләреннән яздырылып алынган берничә версия китерә: башкортлар авторлык бәхетсез мәхәббәте турында җыр язган Уфа мөфтие Тевкелевның кызында, дип «раслый»[32]; татарлар «аңлатуы»[33] буенча, бу кубаир исә Уфа мөфтие Кутулкай Тевкелевның бертуганының улы туенда — икетуганына өйләнгән туенда язылган. Рыбаков «Тәфтиләү»нең бары тик ике куплеттан гына торган, чын-чыннан да, уникаль текстын китерә:

Син — сандугач, мин — карлыгач,
Аз булса, тагын җырларбыз;
Кемнең язмышына кагылырсың,
Үзеңнеке кыска була калса?

Сине кичкән чакта, Агыйдел,
Ишеп, кулларым арыды;
Акылым югалды, зиһенем чуалды,
Узган гомерем искә төшкәндә.

Şafira, бушлык аша шифрлау, белән шөгыльләнгәндә, башҡорттар һәм татарлар солидаризацияләүнең төрле формалары белән экспериментлар ясый. Җәберләүнең барлык формаларына карышып, алар, колонизаторга, ягъни өстән күзәтүчегә, ачык булмаган мәдәни код җитештерә.

Яңгыраучы, şafira процессында туган ачык мисалларның берсе — татар моңы. Философ Әлфрид Бустанов моңны татар мәдәниятенең нигезендә торучы концептларның берсе итеп билгели, ләкин бу сүзнең рус телендә төгәл аңлатмасы булмавына да игътибар итә. Моңның иң популяр мәгънәсе — үткәнне сагыну, моңаю[34], «халыкның булган бөеклеген, дәүләтчелеген югалту белән бәйле көенече»[35] ди. Моң, архетиплашуына һәм тарихта тамырлашуына карамастан, тере һәм актуаль форма, аңа әле бүген дә мөрәҗәгать итәләр. Мәсәлән, ’тагы фикер алышуларда, «үзен раслый торган» һәм «үзәккә үтә торган» дигән сүзле комментарийләр нәкъ менә моңы булган җырлар астында очрый. 

Моңлы җырның классик мисалы —  булган озын-көй жанры; хәер, кайбер белгечләр моңны аерым жанр итеп тә карый. Америкалы антрополог Хелен Фаллер үзенең «Nation, Language, Islam: Tatarstan's Sovereignty Movement» дигән китабында моңга аерым бер бүлек[36] багышлый. Әлеге бүлектә, аерым алганда, бер төркем татарларның Идел елгасы буйлап паромдагы сәяхәте вакытында башкорт һәм татар җырчысы Фәридә Кудашеваның чыгыш ясавы турында сүз бара. Фаллер тирә-юньдәгеләр татар телен аңлау-аңламаулыгы турында уйланырга ихтияҗлары булмаган юлчыларның тәҗрибәсен тасвирлый. Аларның барысын да ишетелмәгән, ләкин яңгыраган моң берләштерә.

***

Яңгырый торган şifr — бәет, кубаир, моң — бары тик контекстны кадерләгән һәм тыңлый белүче союздашлар өчен генә ачыла. Әмма колонизатор — союздаш түгел, аның тыңлыйсы килми. Ул чит тәҗрибәне кабул итми, шулай да, аны үз карашы аша интерпретацияли. Аның өчен нәтиҗә мөһим: нота кәгазендәге язма, тиражлый ала торган аудиофайл, автомат рәвештә тәрҗемә ителә торган текст. Бу аңа үз статусын ассызыкларга, иерархия төзергә ярдәм итә, чөнки — көче шунда. Гайрәтсезлеге дә шунда: ул буйсынган «субъектлар»ның көченә, бердәмлегенә һәм теләктәшлегенә ышанмый. 

Şifr белән берлектә туры бәреп әйтелгән сүз үзенең яшерен сәяси потенциалын күрсәтә. УСАЛ тәхәллүсе астында билгеле булган Казан рэп-чичәне Назыйм Исмәгыйлевның   җыры минусовкасына «Безнең ил» керәшен халык җыры сэмплы кертелгән. Башкаручының Казан кирмәнендәге чыгышында әлеге сэмпллы трек бөтенләй башкача яңгырый: «Иртәгә телем бетсә бугыма бүген миңа бу ирек?» Монда тел исә үзе сәяси киңлек булдыра; Ә «Ит»ен башкарыр алдыннан Назыйм, традиция буенча, таныш мантрасын әйтә: «Азатка — Азат!  — азатлык!»

Җыелган халык аңа кушыла: «Азатлык! Азатлык!»

  1. Цит. : Нигъмәтҗанов М.Н. Татар халык җырлары. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1984. — Б. 26. 
  2. Салитова Ф. Ш. История татарской музыкальной педагогики: становление и развитие традиционных форм музыкальной педагогической культуры татарского народа от истоков до начала ХХ века. Казань: Изд-во Татар. гос. гуманитарно-педагогического ун-та, 2008. С. 79.
  3. Шопенгауэр А. О сущности музыки. Выдержки из соч. Шопенгауэра под ред. Историко-эстет. секции и со вступ. статьей К. Эйгес. Петроград: Музыкальное государственное издательство, 1919. С. 33.
  4. Рахимов В. Г. Башкирская народная инструментальная культура: этноорганологическое исследование: дис. докт. искусств: 17.00.02. Магн. гос. консерватория им. М. И. Глинки, Магнитогорск, 2006. С. 35.
  5. Кара: № 2. Б. 10.
  6. Рыбаков С. Г. Музыка и песни уральских мусульман с очерком их быта. СПб.: Тип. Имп. Академии наук, 1897. Введение: VII–VIII.
  7. Сагадеева Р. Г., Рахимов Р. Г. С. Г. Рыбаков — основоположник башкирской музыкальной этнографии (к 150-летию со дня рождения). Тамбов: Грамота, 2018. № 6(92).
  8. Кара: № 6. Введение: I.
  9. Шунда ук. Б. 122.
  10. Шунда ук. Б. 254.
  11. Шунда ук. Б. 4.
  12. Шунда ук. Б. 131.
  13. Шафиков Г. Г. Крючья под ребро. Уфа: Китап, 1993. С. 149.
  14. Кара: № 7. Б. 142.
  15. Ахмаров Г. Н. Тептяри и их происхождение // Известия Общества археологии, истории и этнографии при Императорском Казанском университете. Казань, 1908. Т. XXIII. Вып. 5. С. 341.
  16. Кара: № 6. Б. 254.
  17. Кара: № 13. Б. 111.
  18. Muftakhutdinova D., Khurmatullina R. The Historical Memory of The Tatar People in The Works of Musical Culture // Procedia — Social and Behavioral Sciences 177, 2015.
  19. The Flow: «Пыяла» — это новый альбом Аигел полностью на татарском языке.
  20. Подкаст «Творческие планы»: Альбом «АИГЕЛ» на татарском — берни дә аңлашылмый, но бик кызык (ничего не понятно, но очень интересно). Обсуждаем его с Айгель Гайсиной.
  21. Кара: № 6. Б. 244.
  22. Bonnet F. J. The Order of Sounds: A Sonorous Archipelago. Urbanomic / MIT Press, 2016. P. 7.
  23. Кара: № 6. Б. 116.
  24. Лебединский Л. Н. Башкирские народные песни и наигрыши (второе исправленное и дополненное издание). М.: Музыка, 1965. С. 27.
  25. Цит. по № 24 С. 27.
  26. Сираев З. И. О характере башкирских восстаний XVII — первой половины XVIII вв. // Научная сессия по вопросам истории Башкирии. Уфа, 1961. C 17–18.
  27. Кара: № 13. Б. 112.
  28. Бухарова Г. Х. О происхождении термина кубаир // Башкирский народный эпос «Урал батыр» и духовное наследие народов мира: материалы Международной научно-практической конференции, посвященной 80-летию со дня рождения выдающегося ученого-фольклориста, доктора филологических наук, профессора А. М. Сулейманова (24 мая 2019 года). Ч. 1. Уфа: Издательство БГПУ, 2019. С. 98.
  29. Ахметова-Урманче Ф. Татар эпосы: бәетләр. Казань: изд. «Фән» АН РТ, 2005. Б. 473.
  30. Загидуллин И. К. Перепись 1897 года и татары Казанской губернии. Казань: Татар. кн. изд-во, 2000. С. 223.
  31. Кара: № 6. Б. 83.
  32. Шунда ук. Б. 64.
  33. Шунда ук. Б. 73.
  34. Zakirova R. R., Fakhrutdinova A. V. The Representation of the Concept “моң” [mong] (lyrical sadness, melody) in the Tatar Language Picture of the World // International Journal of Humanities and Cultural Studies, July 2016.
  35. Arzamas: Бустанов А. Сабырлык, азатлык и другие важные татарские слова.
  36. Faller H. M. Nation, Language, Islam: Tatarstan’s Sovereignty Movement. Central European University Press, 2011. P. 262.
Мнение редакции может не совпадать с точкой зрения авторо:к и геро:инь публикуемых материалов.